Алмаз Хәмзин: Татарлар арасында сатира язучылар җитми
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Юмор остасы, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин бүгенге көндә татарлар арасында сатира язучылар җитмәвен әйтте. «Элек бездә бөек сатириклар эшләде. Ә хәзер сатира язучылар юк. Ачынып әйтәм. Хәзер халык шагыйрьләре бар. Ә алар беркайчан да шушы „Чаян“да җәмгыятькә карата үз карашларын язмый. Куркалар. Аларны да аңлыйм. Әйтик фельетон язсаң, судка бирергә мөмкиннәр. Ә бу судны син дөрес булсаң да ота алмыйсың. Җәмгыятьнең күзенә карап әйтәм мин моны», — диде ул. Алмаз Хәмзин сүзләренчә, татар юморында эшләве кыен. «Юморда шуның хәтле эшлисе килә. Әмма бу өлкәдә дәүләт идеологиясе юк. Шунлыктан ниятләрне тормышка ашыруы бик авыр. Татар юморында аеруча авыр инде ул. Ләкин минем бит сатирик булып гомерем үтә. Шәп иттереп эшлисе килә. Безнең бурыч — җәмгыятебезнең җитешмәгән якларын шушы юмор, сатира аркылы матурайту», — диде сатирик «Интертат»ка интервьюда .