Саратов өлкәсе мөселманнары мохтаҗларга илле тонна азык-төлек тараткан
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Саратовта яшәүче мөселманнар авыр хәлдә калган кешеләргә 50 тонна азык-төлек тараткан.
Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте меценатлар ярдәме белән даими рәвештә хәйрия чаралары үткәрә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бигрәк тә узган ел пандемия чорында зур социаль эш башкарылды, диелә хәбәрдә.