Татар Каргалысы авылында «Без — Тукай оныклары» дип аталган шигырь бәйгесе узды
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме узды. «Без — Тукай оныклары» дигән шигырь бәйгесендә барлыгы 62 кеше катнашты. Алар арасында — I–XI сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары, төрле һөнәр ияләре, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Казанның китап нәшриятыннан махсус кайтартылган Тукай әсәрләреннән торган китаплар тапшырылды. Шигъри бәйге киләсе елларда да оештырылыр дип планлаштырыла.