Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген иртән Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина кюветка төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәм аларның кечкенә балалары зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.