Әлмәттә эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган
![Әлмәттә эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/cb8af23ac6a3672d803ad255dc2f6ff44cceb6a5/store/fill/780/440/90e74b98222b31760cac424c4f912138340fe232d3414809c2ab3e36d29e/29541bdc-d02e-4de1-87f8-720bff5a140b.jpg)
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 8.40 сәгатьтә Сургут урамындагы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында, бетон плитә җимерелеп, аның астында бер ир-атның кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Эшчеләр аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тырышлыклары бушка киткән.
Урында ачыкланганча, ир-ат перфоратор белән түшәмнең бетон плитәсендә тишекләр ясаган. Кайсыдыр мизгелдә плитә җимерелеп төшкән һәм эшче шуның астында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән 28 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган.
65нче янгын-коткару часте һәм 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, ир-атны плитә астыннан алып, полицейскийларга тапшырган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.