Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклендә яңартылган оркестр уйнаячак
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Камал театры «Зәңгәр шәл» спектаклен яңа баш дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендә оркестр уены аккомпанементы белән тәкъдим итәчәк. «Бу якшәмбе көнне яңа баш дирижер Данияр Соколов җитәкчелегендәге яңартылган оркестр уйнаячак. Без визит карточкасы булган „Зәңгәр шәл“ спектаклен куябыз», — дип сөйләделәр театрның матбугат хезмәтендә. Төп геройны «Банкрот» һәм «Галиябану» спектакльләрендә катнашкан яшь актриса Гүзәл Гөлвердиева уйный. Спектакльне Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куя. Тамаша төп сәхнәдә була. Драматург Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы татар театры символы булып санала, күп еллар элек ул легендар статус алды.