Киләсе атнада Татарстанда җылыта
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда көннәрнең бераз җылынуы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә, иртәгә, 13 мартта, республикада һава торышына салкын антициклон тәэсир итәчәк әле. Аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем булу ихтималы аз. Көньяктан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык саклана. Төнлә һәм иртән һава температурасы 15-20 градус салкын (аязганда — -25 градуска кадәр) була, көндез -4.. -9 градус күзәтелә. Якшәмбе, 14 мартта, Татарстанга көнбатыштан атмосфера фронты якынлаша. Көнбатыш районнарда урыны белән бераз кар һәм буран көтелә. Шулай ук иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -2, -7 градус тирәсе була. Дүшәмбе һәм сишәмбедә, 15 һәм 16 март көннәрендә, төбәк көньяк антициклон йогынтысында була. Республикада явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы нульдән 10 градуска кадәр түбән булачак (көньякта һәм көнчыгышта — -13 градуска кадәр). Көндезге сәгатьләрдә -4, +1 градуска кадәр җылыта.