Кукмара районында яшәүче 199 кеше Covid-19 вакцинасын икенче тапкыр ясатты
(Кукмара, 7 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында яшәүче 199 кеше коронавирустан «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын икенче тапкыр ясатты. «5 мартка 723 кеше вакцина ясатты, 199ы — инде икенче тапкыр», — дип сөйләделәр Кукмара район үзәк хастаханәсендә. Районга 160 доза күләмендә яңа вакцина партиясе кайткан. Якын арада Татарстанга илебездә житештерелгән, коронавируска каршы икенче «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылачак. Иммунизация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок дәваханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә ала.