Белгеч коронавирус белән авырганнан соң организмдагы үзгәрешләр турында аңлатты
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова коронавирус белән авырган өлкәннәр организмындагы үзгәрешләр турында сөйләде һәм реабилитация процессының бик мөһим булуын искәртте. «Педиатрлар, бәлки, балаларда ниндидер күренешләр азрак булуын әйтер, ә өлкәннәрнең барлык органнары һәм системалары ковидтан соң теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерә», — диде Татьяна Семенова. Ул бу хакта Россия педиатрларының «Педиатриянең актуаль проблемалары» ХХІІІІ халыкара конгресста сөйләде, дип хәбәр итә «Известия». Спикер билгеләп үткәнчә, коронавирустан соң кешенең хәле, шул исәптән фон авырулары белән дә билгеләнә. Аның сүзләренчә, киләчәктә Covid-19 сезонлы инфекциягә әйләнеп, идарә итәрлек хәлдә булачак. Элегрәк АКШ табиблары Covid-19 инфекциясенең беренче «мәңгелек» очракларын ачыклаган иде.