Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы сессиясендә республика бүләкләрен тапшырды
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 5нче сессиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бүләкләрен тапшырды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Хезмәт ветераны Фирания Котдусова «ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров Республиканың иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсенең җир эше хезмәткәре Мәдинә Абзаловага һәм Казан башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының график материалны әзерләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Королевага «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырдылар. «Радиоприбор» җәмгыятенең җыю-монтажлау производствосы башлыгы Фидаил Сабитовка һәм Казан дәүләт казна дары заводы токаре Сергей Шадчневка «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исемен бирделәр. Казан Дезинфекция станциясенең йомгаклау дезинфекциясе һәм санитар эшкәртү бүлеге фельдшер-лаборанты Валентина Акберова «Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. Хезмәт ветераны Хәмидә Әбдерәшитовка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде. Казанның аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 54нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Рәүфә Гыймадиева «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек булды. «КВАРТ» Кама-Идел җәмгыятенең резина-техник эшләнмәләр җыючысы Петр Комаровка «Татарстан Республикасының атказанган химигы» мактаулы исеме бирелде.