Путин КамАЗны беренче йөк машинасын чыгаруга 45 ел тулу белән котлады
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективын һәм ветераннарын, шулай ук предприятиенең генераль директоры Сергей Когогинны завод тарафыннан беренче автомобиль чыгарылуга 45 ел тулу белән котлады. Тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, «КамАЗ төзелеше, чыннан да, илебез автомобиль төзелешендә иң масштаблы һәм кирәкле проектларның берсе булып санала, икътисади, индустриаль куәтне, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга мөһим өлеш кертә».