Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган
![Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган](https://tatar-inform.tatar/attachments/852f1ac6a557896e133220d0973e8cf4fbe4d849/store/fill/780/440/0ff20d69e9fb5608ba8a7a7dc4da8367cdb2095d63fe8d1ccbe62a4c797c/%D0%91%D0%B5%D0%B7%2B%D0%BD%D0%B0%D0%B7%D0%B2%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%281%29.jpg)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган.
«29 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авыручылар иң күп — 16 кеше.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте. 13 782 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 78е узган тәүлектә.
Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнде (тәүлек эчендә үсеш 4 510), шулардан 9 242 кеше икенче доза алды.