Дания Заһидуллина: Атна буе татар телен үстерү турында сөйләшәчәкбез
![Дания Заһидуллина: Атна буе татар телен үстерү турында сөйләшәчәкбез](https://tatar-inform.tatar/attachments/8b770d314ba0828ca09b9f9c482d1bd4cb50f734/store/fill/780/440/2dbc2f7175aa5a30c26ce37a80987c7bba7d8d96fbc5f8d0738fa187e13c/X58A9233%5B1%5D.jpg)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина туган телләр атналыгында һәр көнне татар телен үстерү турында сөйләшүләр булачагын әйтте. Татарстан Фәннәр академиясе 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген туган телләр атналыгын ачып җибәрде. «Һәр көнне татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү, үстерү, ныгыту юнәлешләре турында сөйләшүләр, презентацияләр булачак. Татар теленә кагылышлы проектлар турында сөйләшүләрне башлыйбыз. Болар бер-беребезгә шушы эшләрне алып барырга, оештырырга юллар ача. Атналык шуның белән әһәмиятле дә», — диде Дания Заһидуллина. Атналык Фәннәр академиясе бинасында оештырылган яңа китаплар һәм проектлар күргәзмәсеннән башланды. Биредә соңгы елларда чыккан туган якны, телне, мәдәниятне өйрәнүгә багышланган китаплар, энциклопедияләр урын алган. Академия белгечләре татар телен мәгълүмати технологияләргә кертү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне тәкъдим итте. Алар арасында тәрҗемә итү программалары да, мобиль кушымталар да бар. Чараларга килгәндә, 17 февральдә Фәннәр академиясендә «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» темаларына түгәрәк өстәлләр узачак. 18 февральдә оештырылачак «Татарстанда туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына түгәрәк өстәл аерым игътибарга лаек. Чарада республикада туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның торышы тикшереләчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.