Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең тагын бер штаммын тапканнар
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Эдинбург университеты галимнәре Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең тагын бер штаммын тапкан, ул ун илдә таралырга өлгергән инде.
Бу хакта ТАСС агентлыгы The Guardian газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Коронавирусның бу төрен B1525 дип атаганнар – ул Даниядә (35 очрак), Берләшкән Корольлектә (32), Нигериядә (12), Америка Кушма Штатларында (7) ачыкланган
Галимнәр әйтүенчә, вирусның әлеге варианты Англиядә өстенлек иткән Кент штаммыннан Е484К мутациясе белән аерыла – шундый ук мутация коронавирусның Көньяк Африка, Бразилия һәм Бристольдә табылган төрләрендә күзәтелә.