«СалаваТik»ның YouTube каналында өр-яңа видеосы чыккан
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген «СалаваТik»ның YouTube каналында өр-яңа җырлы-биюле видеосы чыккан.
«СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Ул — кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект. Әлеге видеода алар «Чума үрдәк» татар халык җырын җырлыйлар. Җырга теләгән һәркем кушыла ала. Җырның сүзләрен видео астында язылган.
Моңа кадәр алар «Әпипә»не башкарганнар иде.