Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк
![Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/f1f242022284722fc5f38b2b58013d6dbfe72d23/store/fill/780/440/247f8bbe8f2ab2bcc99dd1e8cde00c3749c42a861786547d9f4b1e131b21/KSF_3205.jpg)
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). ТР буенча Росреестр идарәсе Татарстан эшкуарлары өчен кайнар элемтә үткәрәчәк. Ведомство вәкиле хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе хакында сөйләячәк, шулай ук эшкуарларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк. Идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 17 февраль көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар элемтә» уздыра. Эшкуарлар өчен консультацияне ТР буенча Росреестр идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы Александра Абдуллина үткәрәчәк. Үзегезне кызыксындырган сорауларны иртәгә, 17 февральдә, 8.00-12.00 сәгатьләрдә 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.