Мөслимдә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды
(Мөслим, 28 гыйнвар, «Татар-информ», « Мөслим-информ »). «Август-Мөслим» агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Ул сәгатенә 50 тонна икмәк эшкәртү куәтенә ия.
Комплекс «Август-Агро» хуҗалыкларын үзләре әзерләгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин итәчәк. Орлык әзерләүнең тулы циклын — бөртекләрне чистарту, киптерү, калибрлау һәм инкрустацияләү кебек эшләрне башкарачак. Бу турыда район мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Яңа комплекс аша чыккан 100 тоннадан артык арпа орлыгы «Август-Кама тамагы» хуҗалыкларына озатылды инде. Киләчәктә шундый ук комплекс «Август-Теләче» агрофирмасы базасында да төзеләчәк.