Милли шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Чиләбе шәһәре башлыгы Наталья Котова белән очрашты. Алар хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, шәһәр башлыгы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы белән күптәнге дуслыкка ия булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр администрациясе һәм иҗтимагый оешма арасында тыгыз хезмәттәшлек дәвам итә. Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова партнерлыкны дәвам итүгә ышанычын белдерде. Очрашу ахырында ТР Вице-премьеры Чиләбе шәһәре башлыгына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.