Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә. Укуларны 13-17 яшьлек укучылар узарга мөмкин. Гаризалар МЦК-КТИТС сайтында «IT-Cube» - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html бүлегендә кабул ителә. Түләүсез курста укучылар киберкуркынычсызлык нигезләрен өйрәнәләр. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төркемнәрне анализларга, шәхси мәгълүматны яклауның төп принципларын үзләштерергә, интернет-киңлекләрне планлаштыру һәм тикшерүләр уздыру күнекмәләрен алырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә алачак. Курс турында мәгълүматны 8 (843) 203-5555 (өстәмә 329, 231) яки 8 (906) 329-08-82 телефоннары буенча алып була.