Түбән Камада Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы ясаган оешма җитәкчеләрен бүләкләделәр
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин торак пунктларда Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүчеләр эшенә бәя бирде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Район башлыгы Яңа ел мәйданчыкларын әзерләүдә актив катнашып, җиңүгә ирешкән 27 оешма һәм җирлек вәкилләренә диплом һәм татлы бүләкләр тапшырды. Алар арасында — «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, үзидарә рәисләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм күпкатлы йортлар буенча җаваплылар бар. «Без бергә булганда, теләсә нинди бурычны хәл итеп чыга алуыбызны тагын бер кат расладык. Катлаулы елны тәмамлаганда, безгә кешеләрдә яхшы, уңай кәеф булдыру мөһим иде. Һәм без бу бурычны үтәдек», — диде Айдар Метшин. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шулай ук Түбән Кама халкының да әлеге эштә актив катнашуын, ишегалларында балалар өчен таулар өю, төрле атрибутлар, подъезд һәм лифтларны бизәүләрен әйтеп узды. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, Яңа ел шәһәрчекләре, парклар, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, куркынычсыз, күңелле ял итү урынына әверелде. «2021 ел — Түбән Каманың 55 еллыгы һәм бүген безнең җиңүчеләр арасында яңа номинантлар бар. Димәк, без алга барабыз һәм үсеш кичерәбез һәм хәзер безгә бу традицияләрне саклап калу бик мөһим», — диде Айдар Метшин.