Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Кукмара районы архивы белән танышты
![Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Кукмара районы архивы белән танышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/00b3442c0a94485ff15b13264e6f9ec252e03bb0/store/fill/780/440/5514d7518a1a7ef46999e0c9651b16380077e914baf9c4889a69e399e796/d7436a45e72acd260b7e183959ab0416.jpg)
(Кукмара, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» ). Кукмарага эш визиты белән Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов килде. Ул Кукмара муниципаль архивындагы эшләрнең торышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район архивы җитәкчесе Гөлнара Касыймова архивның оешу тарихына тукталып, аның 1930 елда эшли башлавы турында сөйләде, бүгенге көндә анда 42 061 документ саклануын билгеләп үтте. «Ел саен архивка бик күп мөрәҗәгать килә. Аларның саны соңгы биш елда 1,5 меңне тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр шәхси кабул итүләр вакытында, нигездә — күпфункцияле үзәк аша алына», — диде ул. Узган елның декабрь аенда «Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программасы» кысаларында төзекләндерелгән архив бинасы тантаналы рәвештә ачылды. «Хәзер биредә эш кабинетлары иркен, архивка килүчеләр өчен дә уңайлы, тикшеренү эше, күргәзмә һәм укучылар белән дәресләр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр бар», — диде Гөлнара Касыймова. Андрей Юрасов район архивы хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде.