Татарстанда машиналары ватылып өшегән ике балыкчыны коткарганнар
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике балыкчыны коткарганнар. Алар ватылган автомобильләрендә чак туңып үлмәгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген төнлә ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номерына Бәтке авылы янында туңып утыручы ике балыкчы турында хәбәр алынган. Ир-атлар кырда ватылган машинада утырган. Тиздән коткаручылар балыкчыларны табып алган. Балыкчылар кизү автомобиль салонында җылынган. Коткаручылар аларны якындагы шәһәр ягулык салу станциясенә кадәр озаткан, аннан алар өйләренә кайтырга такси чакырткан.