Быелгы «Манзара»да премияне оештыручы Айдар Шәймәрданов та көрәшәчәк
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә чараны оештыручы Айдар Шәймәрданов үзе дә көрәшәчәк. Аның көндәше — Арчадан Илшат Идиатов. Бу хакта Айдар Шәймәрданов «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Манзара» спорт-музыкаль премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов келәмдә Арчаның көрәш буенча тренеры, Россия чемпионы Илшат Идиатов белән көрәшәчәк. Бу алышның приз фонды илле мең сум.
Айдар Шәймәрданов Илшат Идиатов белән көрәшүне яшьлек хыялы дип атады. «Яшь чактагы иң зур хыялым Илшат Идиатов белән көрәшү иде. Ул көрәш дөньясында һәрвакытта да якты персонаж булды. Һәркем аның көрәшен хәтерли. Еллар узгач, Ходай миңа шундый мөмкинлек бирде. Миңа 36 яшь. Кемдер бу яшьтә спорттан китә, ә мин көрәшә башлыйм гына», — диде ул.
Илшат Идиатов исә Айдарның чакыруына каршы килә алмавын һәм акча өчен дип көрәшмәвен белдерде. «Айдар мине көрәшкә чакырды. Безнең Арча егетләре бик шатланды. „Әйдә, Илшат абый, отарга кирәк“, — диләр. Мин әзерләнәм. Алла Боерса, „Манзара“да Айдарны отарга иде», — диде ул.
«Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында узачак. Анда өч төбәктән егерме көрәшче катнашуы көтелә. Абсолют батыр чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнәчәк.