Татарстан халкы түләү һәм пособиеләр буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быелдан башлап Татарстанда яшәүчеләр пенсия белән тәэмин итү буенча сорауларга җавапларны Россия Пенсия фондының бердәм федераль контакт-үзәге аша ала алачак. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге координацион советының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышында Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Сентябрьдән ТР буенча Россия Пенсия фонды үзәкне булдыру буенча пилот проектта катнаша. Бердәм контакт-үзәк номерына шалтыратып, һәр кеше социаль ярдәм чаралары белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча киңәйтелгән консультация ала алачак.
Бердәм контакт-үзәк ТР буенча Россия Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, медик-социаль экспертиза бюросы һәм Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгын берләштерәчәк. Без гражданнар һәм оешмалар белән аларның ихтыяҗларына тиз арада җавап бирү һәм кирәкле хезмәтләр һәм сервислар күрсәтү өчен кире элемтә каналын үстерәбез», — дип сөйләде спикер.
Шунысын да искәртик, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә үз контакт-үзәге эшли, ул республика халкына пенсия һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат алырга ярдәм итә.
Телефон мөрәҗәгатьләре агымы ел саен арта. 2020 елда операторлар тарафыннан 195 меңнән артык шалтырату алынган. Пандемия чорында, клиентларга хезмәт күрсәтү дүрт тапкыр кимегәндә, контакт-үзәк белгечләре көн саен 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән.