«Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» Россиядә иң күп тираж җыйган басмалар исемлегенә кергән
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүдә нәшер ителгән «Журналист» журналында 2020 елда Россиядә тиражлары үсеш кичергән басма матбугат рейтингы төзелгән. Татарстаннан «Акчарлак» һәм «Ирек мәйдан» газеталары беренче егермелеккә кергән.
Матбугат индустриясе предприятиеләре берлеге Вице-президенты, Журналистлар берлеге әгъзасы Александр Оськин авторлыгында бирелгән рейтингына «Акчарлак» (37 мең тираж) һәм «Ирек мәйданы» (тиражы - 37 755) газеталары кергән.
Александр Оськин Россиядә 2020 елда 40 меңгә якын басма массакүләм мәгълүмат чарасы булып теркәлүен, 2019 елда илдә 115 меңнән артык китап һәм брошюралар нәшер ителүен әйтә.
«Интернет чорында һәм социаль челтәрләрнең арта барган ролендә басма продукция элеккечә профессиональ әзерлекле, халыкның ышанычын аклый торган мәгълүмат чарасы буларак мөһим роль уйный», — ди автор.
«Шуны әйтергә кирәк: пандемия — үзгәрешләр һәм яңа мөмкинлекләр вакыты булды. Татарстанда исә басма матбугатны торгызу юнәлешендә эшләр башланды», — дип билгеләп үткән Александр Оськин.