Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда товар поезды тимер юл янында утырган хатын-кызны бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген Чаллы-Тихоново тимер юлының 183нче чакрымында товар поезды локомативы тимер юл янында утырган хатын-кызны эләктереп алып киткән. Зыян күрүченең умытка баганасы һәм боты сынган, шулай ук башы имгәнгән, аны аңсыз килеш хастаханәгә китергәннәр. Аның шәхесен ачыклыйлар.