Санкт-Петербург Рәссамнар берлегендә Лариса Әхмәдиева күргәзмәсе ачылды
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында «Лариса Әхмәдиеваның иҗаты» күргәзмәсе ачылды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге күргәзмә ачылышында катнашты. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәдә хисләрнең интенсивлыгы, сюжетларның төрлелеге, шулай ук сәнгать образларының серле дөньясы билгеләп үтелде. Эшләрнең бер өлеше соңгы елларда Көнбатыш Европа буенча иҗади сәяхәтләр вакытында башкарылган.
Лариса Әхмәдиева — танылган Петербург рәссамы, Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы, шәхси һәм күмәк күргәзмәләрдә катнаша. Аның эшләре төрле сәнгать каталогларында, «Невада», «Мәдәният йорты», «21 гасыр галереясе» журналларында, шулай ук чит ил журналларында һәм газеталарында тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге Лариса Әхмәдиева белән хезмәттәшлек итә һәм аның күргәзмәләрен берничә тапкыр оештырды. Шулай ук Даими вәкиллектә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Петербург күгендә» күргәзмәсе ачылды.