Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый
(Казан, 7 август, Татар-информ, Алинә Айдарова). Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте. «Санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, әлегә „Татар кызы“ бәйгесен уздырырга планлаштырмыйбыз. Республикакүләм этапны - Казанда, ә халыкара этапны Үзбәкстанда уздырмакчы идек. Коронавирус үзгәрешләр кертте. Беренчедән, әлегә чикләр ачылмаган. „Татар кызы“ бәйгесен онлайн форматта үткәрүне дә без берничек тә күз алдына китермибез. Бәйгебезнең халыкны берләштерүгә бәйле булуын белә торып, онлайн форматта уздырмыйбыз», — ди Данис Шакиров. «Әгәр чикләр ачылса, без бәйгене дә, аның ун еллык юбилеен да уздырырга әзер. Әмма минем шигем зур: ел азагына кадәр бу вазгыять үзәрмәс. Аллаһ боерса, бәйгене киләсе елда зурлап уздырырбыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары әйтүенчә, коронавирус булу сәбәпле, быелгы җиңүчеләр автомат рәвештә киләсе елга күчерелә. 2020 елда «Татар кызы» бәйгесе бары тик Мәскәүдә генә узачак. «15 июльгә кадәр бар регионнарда һәм шәһәрләрдә „Татар кызы“ бәйгесе узарга тиеш иде. Әмма коронавирус булу сәбәпле бәйгеләр узмады», — ди Данис Шакиров.