Казанның Мәрҗани мәчете имамы: Әйдәгез, бераз өйдә утырыйк, алайса, гел эш тә эш
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында барлык мөселманнарга өйдә утырырга, шулай ук үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген сакларга чакырды.
«Бөтен дөньяда үзеңә, якыннарыңа игътибар итәр вакыт җитте. Өйдә утырырга кирәк – бу тикмәгә түгел, бәлки, Аллаһы Тәгалә үзе моңа игътибар юнәлткәндер. Бераз өйдә утырыйк, алайса, гел эш тә эш. Якыннарыгызга игътибар бирегез! Әйдәгез, бу хакта уйланыйк әле», - диде Мансур хәзрәт.
Ул бүгенге көндә, махсус боерык чыкканчыга кадәр, Казанның барлык мәчетләре дә ябык булуын искәртте.