Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Роспотребнадзор чыгарган статистика хәбәрендә шул хакта хәбәр ителә.
Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 771 яңа очрагы расланган. Шуларның 595е — Мәскәү шәһәренә, 43е — Мәскәү өлкәсенә, 22се — Санкт-Петербургка, 11е Ленинград өлкәсенә туры килә.
Россиянең 76 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 3548 очрагы теркәлгән, 235 кеше терелгән.
Бүгенге көндә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең тагын дүрт пациенты яңа төрдәге коронавирус инфекциясеннән терелеп аягына баскан.