Бүген Казанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,2 балл тәшкил итә
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда 2 апрельдә үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,2 балл тәшкил итә, 1 апрельдә ул 3,8 балл булган. «Яндекс» шундый тикшеренү нәтиҗәләрен китерә.
Шул ук вакытта, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы Чаллы шәһәрендә иң югары күрсәткечкә ия. Автокалада ул 4,6 баллга җитә.
«2 апрель, урамда беркем дә юк диярлек», диелә сайтта.
Түбән Каманың күрсәткечләре дә (4,3 балл) Казанныкына якын.
Индексны әзерләүчеләр билгеләп үткәнчә, күрсәткеч никадәр югары булса, кешеләр изоляция режимын шулкадәр яхшырак үти дигән сүз. 0 балл — урамда кешеләр күп икәнлеген, әгәр 5 балл булса, барлык гражданнарның да өйдә утыруын аңлата.