Бүген Владимир Путин коронавируска бәйле рәвештә яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясый
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына яңа мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Президентның эш графигына тагын бер мөрәҗәгать кертелде. Аны Президент көннең икенче яртысында яздырачак», — ди Песков.
Чыгышны якынча кичке дүрттән башлап көтәргә була. Хәзер Президент мөрәҗәгать текстын әзерли, ди матбугат сәркатибе.
Владимир Путин коронавирус таралуга бәйле беренче мөрәҗәгате белән 25 мартта чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң күрсәтмәләр исемлеге төзелде.