Казанда 31 мартта янә температура рекорды теркәлде
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда 31 мартта янә температура рекорды теркәлде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казань-опорная метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +15,8, Казань-Аэропорт авиация метеостанциясендә исә +15,4 градуска кадәр күтәрелде.
Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2007 елда билгеләп үтелгән иде – ул чагында Казань-Сокол авиация метеостанциясендә һава температурасы +14,9 градус тәшкил итте, дип ачыклык кертте синоптиклар.
Моннан алдагы температура рекорды 30 мартта теркәлгән иде.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче язгы ае 145 ел дәвамында алып барылган метеокүзәтүләр тарихында җылылык буенча рекорд куйды.