Мәрҗани мәчете имамы: Рамазан ае Covid-19 белән булган вазгыятькә үзгәреш кертәчәк
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Рамазан ае коронавирус белән бәйле вазгыятькә үзгәрешләр кертәчәк, чөнки барлык мөселманнар да дога кылачак. «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» корреспондентына биргән интервьюсында шундый фикер белдерде.
«Изге Рамазан ае үзгәреш кертер дип уйлыйм, чөнки бөтен дөнья берләшеп дога кылачак. Догаларыбыз кабул булсын иде», — диде ул.
Быел изге Рамазан ае 23 майда тәмамланачак.
Мансур хәзрәт пандемия тәмамланыр һәм Ураза бәйрәме килеп җитәр, кешеләр урамнарга чыгып, мәчетләрдә дога кыла алачак дип өметләнә.