Әлки районында өлкәннәргә ашамлыклар һәм даруларны волонтерлар китерә
(Әлки, 31 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында өлкәннәргә ашамлыклар һәм даруларны волонтерлар китерә. Бу турыда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча районда эшче төркем җитәкчесе Ленар Әһлиуллин сүзләренә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.
Районда 6500 өлкән яшьтәге кеше исәпләнә. Шуның 3500 е ялгыз яшиләр. Аларның барысына да диярлек волонтерлар беркетелгән.
Өлкәннәргә азык-төлек, дарулар сатып алу өчен урамга чыгып йөрмәү хәерлерәк. Алар 2-08-88 номеры буенча кайнар линиягә шылтыратып, үз йомышларын җиткерә алалар. Әлеге бердәм телефон номерына авыллардан да шылтыратырга мөмкин.
Абый-апалар операторларга үзләренең исемнәрен, адресларын атагач, аларның өйләренә киләсе волонтерның исеме хәбәр ителәчәк. Волонтер өйгә килгәч, сезгә үзенең паспортын күрсәтә. Ул сездән кимендә бер атнага җитәрлек азык-төлек, рецептсыз дарулар исемлеген һәм шуңа җитәрлек акча ала. Ахырдан волонтер товар чегы нигезендә сезнең белән исәп-хисап ясый.
Бу көннәрдә авылларда яшәүче өлкән буын вәкилләренә аеруча игътибарлы булсак иде. Бәлки янәшәгездә генә ялгыз әби-бабай яшәп ятадыр. Алар турында кайгыртучанлык күрсәтик. Әлегә өлкәннәребезнең өйдә утыруы сорала. Өстәмә түләүләр буенча да кайгыртасы юк. Алар автомат рәвештә күчереләчәк.