Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу турыда инфекция йоктыруның яңа очраклары турында Роспотребнадзорның статистикасында хәбәр ителә.
Шул ук вакытта Россия буенча Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 302 яңа очрагы расланган. Мәскәүдә 211, Коми Республикасында 15, Санкт-Петербурта 8 һәм Мәскәү өлкәсендә 7 очрак теркәлгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен барлыгы 14 кеше йоктырган.