Мостай Кәримнең варислары Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мостай Кәримнең варислары Татарстанның халык шагыйре мәрхүм Роберт Миңнуллинның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Кайгы уртаклашу телеграммасы Миңнуллиннар гаиләсенә адресланган.
«Кадерле Роберт абыйның барлык туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу татар әдәбияты һәм бөтен Россия әдәбиятының зур югалтуы», дип язылган телеграммада.
«Без якын дустыбыз, иң югары әхлакый нигезләр белән яшәгән һәм укучыларының мәхәббәтен казанган гаҗәеп шәхес турында истәлекләребезне саклап яшәрбез. Без дә сезнең белән бергә зур кайгыда», — дип язган барлык Кәримовлар исеменнән Әлфия, Тимербулат Кәримовлар.
Роберт Миңнуллинның бертуган энесе Ким Минуллин абыйсының Мостай Кәрим һәм аның туганнары белән бик җылы аралашуын искә ала.
Роберт Миңнуллин Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан «Казан утлары”нда «Кадерле истәлекләрем» дип исемләнгән язма да бастырып чыгарган иде.