Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры «Тылсым» дигән яңа рубрика ача
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Карантин вакытында беркемгә дә күңелсез булмасын өчен, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Тылсым» дигән яңа рубрика ача.
Аның кысаларында Кариев театры актерлары дөнья халыкларының иң яхшы, иң кызыклы һәм тылсымлы әкиятләрен, шулай ук автор текстларын укыячак. Яңа язмаларны һәм чәршәмбе һәм шимбәдә тыңларга мөмкин.