Рөстәм Миңнеханов БДБ илләре уеннарын оештыру комитеты составына керде
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20-27 августта Казанда узачак БДБ илләренең беренче уеннарының оештыру комитеты составына керде. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Оештыру комитетын Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкләячәк, аңа шулай ук Россия спорт министры Олег Матыцин да керә.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, Казанда БДБ илләре уеннарына әзерлек штатлы режимда бара.