Республика клиник хастаханәсендә Ленинград камалышын узган ветераннар тикшерелде
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Республика клиник хастаханәсе сырхауханәсендә Ленинград блокадасын кичкән ветераннар өчен профилактик медицина тикшеренүләре үткәрелде. Быел, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, әлеге сәламәтлек саклау оешмасына Казанда яшәүче өч бөек Ватан сугышы ветераны беркетелгән.
Сырхауханә баш табибы Айдар Баһаветдинов әйтүенчә, Галина Хомякова һәм Розалия Гуревичка офтальмолог, невролог, отоларинголог, кардиолог, эндокринолог һәм башка тар белгечләр консультациясе оештырылган. «Аларның сәламәтлегенә комплекслы тикшерү уздырыла: эчке әгъзаларга УЗИ тикшеренүе, функциональ диагностика, лаборатор анализлар ясала», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алга таба Республика клиник сырхауханәсе ветераннарның сәламәтлек сораулары буенча алар белән элемтәдә торырга ниятли. «Безнең бурыч — аларның сәламәтлеген саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә. Тулаем алганда, сәламәтлекләре канәгатьләнерлек, җитди зарланулар юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәвалау билгеләнәчәк», — диде Айдар Баһаветдинов. Ихтыяҗ булса, ветераннарны дәвалау өчен хастаханәгә салачаклар.
Галина Хомякова һәм Розалия Гуревич кыскача хатирәләре белән уртаклашты. Сугыш башланганда Галина Хомяковага 7 яшь була. Ленинград камалышы вакыйгасының бөтен 900 көнен кичерә, ачлык, салкынын да күрә.
«Без яшәгән дүрт катлы йорт янында бомба төште, шартламады, өй генә кыйгаеп калды. Мин әни белән кизүгә чыктым берсендә, кырыема ук мина кыйпылчыгы килеп төште. Икенче тапкыр дусларда вакытта кабат бомба килеп төште, шартламады, гомерем булган, димәк. Мәетләр өем-өем ятканын үз күзләрем белән күрдем. Үлемнең нәрсә икәнен аңламасам да, авыр хатирә булып сакланган», — диде Галина Хомякова.
Ул әтисе 1941 елның ноябрендә үк вафат булганын, бабасы, апасы һәм өч яшьлек энесе ачлыктан үлгәнен әйтте. «Шулкадәр матур малай иде. Әни белән чанага утыртып, күмәргә зиратка алып бардык. Уртак кабергә генә күмдек, аерым кабер казу өчен мөмкинлек тә, көч тә юк иде», — дип искә алды тамак төбенә төер тыгылып. Галина Хомякова Казанга, Ленинградта техникум тәмамлап, 1954 елда килгән һәм төпләнеп калган.
Галина Хомякова бүген табиблар каравыннан бик канәгать калуын әйтте. «Без өлкәннәргә бик хөрмәт белән карыйлар. Бик итагатьлеләр, баш табибка рәхмәт хаты да язачакбыз. Әле дәвалау буенча киңәшләр бирмәделәр. Барлык табибларны йөреп чыккач, күрсәтмәләр язачаклар», — диде.
Розалия Гуревичка сугыш башланганда нибары 1,5 яшь була. «Блокада башлангач, бары тик әни ярдәме белән исән калдык. Кәстрүл тотып, төрле җирләргә кереп, әз генә ризык соранып йөргән. Берсендә кәстрүл тотып барганын күреп, әнигә бер кеше һөҗүм иткән. Кыйналган хәлдә өйгә кайтып кергән», — диде ул
Розалия ханым әнисе, бертуган абый-апасы белән камалыштагы Ленинградтан 1942 елның августында чыгарып җибәрелә. «Идел буйлап йөзеп киткәнбез. Бик начар хәлдә булгач, капитан башта алырга теләмәгән, аннары алган, тик безне менә-менә үләрләр дип уйлаган, Болгар янында „мин үлеләрне йөртмим“ дип, ачык кырда төшереп калдырган. Ә безнең Уфага әтинең апасы янына барышыбыз булган, шулай итеп, без Казанда калганбыз. Казан безне бик яхшы кабул итте», — диде Розалия ханым.
Розалия Гуревич сырхауханәдә үзе өчен бигрәк тә офтальмолог киңәше мөһим булганын әйтте. «Миндә глаукома, катаракта диагнозлары бар. Әле көзгә кадәр операциясез була дип әйттеләр. Глаукома булгач, катарактадан операция ясату куркынычрак, сукыр калуым бар», — диде ул. Бөек Ватан сугышы ветераннары табибларга җентекләп тикшергәннәре өчен бик рәхмәтле булуларын белдерделәр.