Казанда карантиндагы россиялеләргә туганнары белән элемтә өчен планшет бирделәр
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Суднода коронавирус кабыну сәбәпле Казанда карантин уза торган Diamond Princess лайнерыннан булган россиялеләргә туганнары белән элемтә өчен планшетлар биргәннәр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Суднодагы изоляциядә күп вакыт уздыруларын аңлап, максималь уңайлы шартлар тудырыла. Якыннары, туганнары белән Интернет аша аралашу мөмкинлеге булсын өчен, аларга планшетлар бирделәр, элемтә тоташтырылды», — диде Галимова.
Ул шулай ук карантинда булган табиблар баш табиб һәм тышкы дөнья белән мобиль элемтә аша, я Skype аша аралашалар, дип өстәде.
«Көн саен лаборатор анализлар ясала, медицина персоналы барлык кирәкле процедураларны башкара. Шуңа күрә ике атналык карантин тәмамлануга алар үз якыннары янына әйләнеп кайта алыр дип өметләнәбез», — дип өстәде спикер.
Исегезгә төшерәбез, 23 февральдә профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess круиз лайнерыннан Россиянең 8 туристын китерделәр.