Владимир Путин Владислав Сурковны Президент ярдәмчесе вазифасыннан азат итте
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Владислав Сурковны РФ Президенты ярдәмчесе вазифасыннан азат итте. Тиешле указ Кремль сайтында урнаштырылган.
«Сурков Владислав Юрьевичны Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе вазифасыннан азат итәргә», — диелә документта.
Сурков дәүләт башлыгы ярдәмчесе вазифасын 2013 елның 20 сентябреннән башкара.