Новосибирскида «Татар егете»н сайлыйлар
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Новосибирск шәһәренең Татар мәдәнияте йортында «Татар егете — 2020» өлкә конкурсы уза. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста 15 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган татар егетләре катнаша. Чарада Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе вәкилләре булачак. Җиңүгә дәгъва кылучыларны җитди сынаулар көтә. Аларга үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтергә туры киләчәк.
Конкурс берничә этаптан тора. Катнашучыларга татар язучылары әсәрләре белән таныш булуын, татар теле һәм тарихын белүләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук алар бер татар шагыйренең әсәрен яттан укыячак.