Татарстан буенча Роспотребнадзор эшмәкәрләрне Ачык ишекләр көненә чакыра
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 19 февральдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшкуарлар өчен бердәм Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдан язылу таләп ителми.
Бердәм Ачык ишекләр көненең максаты - эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтелә.
Казанда кабул итү Зур Кызыл урамы, 30 нчы йорт адресы буенча узачак. Территория бүлекләренең адресы www.16.rospotrebnadzor.ru и www.rpn.tatarstan.ru сайтларында күрсәтелгән.