Екатеринбургта татар клубы ачылуга дүрт ел булды
(Казан, 16 февраль , «Татар-информ»). Екатеринбургта татар сөйләшү клубы ачылуга 4 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Екатеринбургта сөйләшү клубын алып баручы Ринат Шәфыйков һәр чарада татар телен өйрәнү өчен уеннар, диалоглар яки кыска сәхнә әсәрләре куелышын уздыра. 15 февральдә дә клубка 20дән артык кеше җыелды, шуларның 5се беренче тапкыр килүчеләр.