Владимир Ленин җитәкчелегендәге команда SUNYФЕСТ боз тавыннан төшкән
(Мамадыш, 9 февраль, «Татар-информ», Эльмира Минникаева). Бүген Мамадыш үзәгендә SUNNYФЕСТ халыкара фестиваленә кырыкка якын команда җыелды. Бүген таудан нәкъ шулкадәр гадәти булмаган чана төшәчәк. Боз конструкциясенең озынлыгы 200 метр тәшкил итәчәк. Бу турыда «Нократ» сайтында хәбәр ителә.
Чаналарның берсендә таудан Мамадыш районы мәгариф бүлеге командасы төште. Команданы «чын» Владимир Ильич Ленин җитәкли. Биредә яшәүче режиссер Марат Баязитов Ленин ролен уйнады. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре совет чоры образларына керде.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чананы ярышларга бер ай кала әзерләгән.