Әлмәт спортчысы кышкы триатлон буенча дөнья чемпионы булды
(Әлмәт, 9 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт спортчысы Светлана Соколова кышкы триатлон буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чемпионат бу көннәрдә Италиядә уза.
Светлана белән тренеры Василий Васильев шөгыльләнә.