Казан романтик отельләре күп булган Россия шәһәрләре исемлегенә керде
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казан гашыйк парларга ял итү өчен яраклы кунакханәләр саны иң күп булган Россиянең ун шәһәре исемлегенә кергән. Бу хакта RT OneTwoTrip сәяхәтләрен оештыру өчен онлайн-сервис белгечләренә сылтама белән хәбәр итә.
«Мондый кунакханәләрдә шампан шәрабен һәм кичке ашны номерга заказ бирергә мөмкин, парлар өчен спа-хезмәтләр тәкъдим итәләр, шулай ук яшь парлар өчен махсус номерлар бар <…>, — ди аналитиклар.
Шул ук вакытта романтик сәяхәтләр өчен туры килә торган иң күп кунакханәләрнең Санкт-Петербургта булуы ачыкланган. Бу күрсәткеч буенча топ-5кә шулай ук Мәскәү, Суздаль, Геленджик һәм Сочи кергән.
Моннан тыш, романтик ял итү өчен Адлер, Калининград, Ростов-на-Дону һәм Түбән Новгород отельләр тәкъдим итә.