Менделеев таблицасына «космик» элементлар өстәлергә мөмкин
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Менделеев химик элементлары таблицасына космоста табылган яңалары керергә мөмкин. Бу хакта ТАСС академик Юрий Оганесянның Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтында Флеров исемендәге атом-төш реакцияләре лабораториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Оганесянга сылтама белән хәбәр итә.
Галим фикеренчә, таблицага яңа элементлар кертү ихтималы шактый югары. Әмма моның алдыннан тикшеренүчеләргә яңа элементлар (инде билгеле булганнардан тыш) барлыкка килергә мөмкинме һәм алар безнең планетага кадәр «яши алырмы» дигән сорауларга җавап бирергә кирәк.
«Яңа [элементлар] барлыкка килергә мөмкинме дигән сорауга җавап уңай булачак, ә менә алар яши алалармы?» — диде галим. Бу тема әле җентекләп өйрәнү таләп итә, дип саный ул.
Менделеев периодик таблицасына тагын күпме элемент өстәлергә мөмкин дигән сорауга Оганесян яңа элементлар я бик күп яки берничә генә барлыкка килергә мөмкин, дип җавап бирде. Барысы да аларның килеп чыгышына, «гомер озынлыгына» һәм «исән калу» шартларына бәйле.
«Без Җирдә казый торган бу элементлар алар бит барысы да космик килеп чыккан, алар барлыкка килгән бит», — диде галим. Аның фикеренчә, безгә билгеле элементлар — ул безнең көннәргә кадәр «яшәгәннәр». Ләкин бу һич тә алардан башка бернәрсә дә юклыгын аңлатмый: «Исән калганнары таркалган, ләкин бу алар булмаган дигән сүз түгел. Алар безнең көннәргә кадәр яши алмаган».
Юрий Оганесян — ул эксперименталь атом-төш физикасы, Менделеев периодик таблицасының яңа элементларын синтезлау һәм тикшеренүләр өлкәсендә махсуслашкан галим. Аның җитәкчелегендә 2000-2010 елларда гаять авыр элементларның бөтен бер гаиләсе ачылды. Тикшеренүче хөрмәтенә Менделеев таблицасының 118нче элементын — оганесон дип атадылар.