Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин исемендәге республика драматурглары премиясенә тәкъдим ителгән. Кандидатура идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапкан. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Идарәдә Туфан Миңнуллин премиясенә ике кандидатура каралган. Тагын берсе — Чаллы театрының күренекле артисты Булат Сәлахов. Соңгы елларда Чаллы театры аның «Яратылмый калган ярлар» әсәрен куеп, уңышка иреште.
Әмма идарә әгъзалары Данил Салихов кандидатурасын яклап чыкканнар. Идарә рәисе — Данил Салихов үзе.